2014 елда Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы белгечләрен бүләкләү булачак

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Иртәгә, декабрьдә, Игенчеләр сараенда 2014 елда “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләре” грантына конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Грант тармакның иң яхшы белгечләрен ачыклау һәм аларның һөнәри эшчәнлеген кызыксындыру, тармакның җитештерү һәм финанс- икътисадый куәтен гамәлгә ашыруда шәхеснең катнашу даирәсен арттыру максатларында билгеләнә.

Грантның төп максаты – шәхесне һәм авылда тормыш рәвешен үстерү нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүче квалификацияле хезмәткәрләрнең абруен, аларның хезмәт дәрәҗәсен күтәрү.

Грант алуга конкурста Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләрендә тиешле профильле вазыйфаларда эшләүче, югары белемле, тәмамланмаган югары һәм урта һөнәри белемле белгечләре, шулай ук муниципаль районнарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәләре белгечләре катнашалар. Катнашучыларның өзлексез эш стажыкимендә 3 ел булырга тиеш, яшьләре чикләнми.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең түбәндәге категорияләр буенча иң яхшы белгечләре грант алуга дәгъва кыла алалар: агроном, инженер–механик, зооинженер, ветеринария табибы, икътисадчы, бухгалтер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International