«Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында югары аграр белем ирү учреждениеләре студентлары һәм аспирантлары, шулай ук урта махсус уку йортлары курсларының чыгарылыш студентлары өчен “Яшь фермер” интеллектуаль уенының төбәк этабы үткәреләчәк.
Уенны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә “Авыл яшьләренең Россия берлеге” гомумроссия иҗтимагый яшьләр оешмасы оештыра.
Уен 5әр кешедән торган командалар арасында үткәрелә. Командалар бизнес-план проекты әзерләп, аны якларга тиеш булалар.
Уен бизнес-идеяләрне слайд рәвешендә презентацияләүне үз эченә ала, «Дуэль» командалар вәкилләре бизнес-планлаштыру, менеджмент өлкәсе буенча, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы программалары буенча бер-берсенә сораулар бирәләр. Алга таба - «Вәзгыть» этабы, һәр командага бизнес-вәзгыть тәкъдим ителә, анда КФХ башлыгы һәм аның командасы законнар нигезендә карарлар кабул итәргә тиеш, «Кооперация» этабында алар Эксперт жюрисының кооператив нигезләре (бизнес-планлаштыруны, менеджментны) һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы программалары буенча белемнәрен тикшерү хакындагы сорауларына җавап бирергә тиеш булалар.
Командаларга шулай ук Эксперт жюрисының бизнес-план буенча сорауларына җаваплар бирергә, җитештерелә торган продуктның сәүдә маркасын, товарның географик урынын, КФХның логотибын һәм реклама мөрәҗәгатен күрсәтеп, электрон рәвештә реклама плакатын әзерләргә туры киләчәк.
Уен өч этапта үткәрелә. Беренче этапта Россия Федерациясе субъектларында уенның төбәк этаплары уздырыла. Икенче этапта төбәк этапларда җиңеп чыгучыларның бизнес-проектларына эксперт бәяләве уздырыла. Өченче этап – уенның федераль этабы, җиңүчеләрне ачыклау. Өченче этапта җиңүчеләрне бүләкләү 2015 елның язында Мәскәүдә булачак.
Иң яхшы проектлар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының КФХны оештыруга һәм үстерүгә грантлар бирү һәм яшь фермерларга көнкүреш җайланмаларына бер мәртәбә ярдәм итү программасында катнашуга тәкъдим ителәчәкләр.
Катнашу өчен гаризаларны 2014 елның 17 декабренә кадәр smu.kgau@mail.ru электрон адреска җибәрергә кирәк.