План күрсәткечләре үтәлде

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илнең барлык категория хуҗалыкларында 2014-1015 еллар кышкы абзар чорында терлекләрнең азык белән тәэмин ителешенә даими рәвештә мониторинг уздыра. Россия Федерациясе төбәкләреннән алынган оператив мәгълүматтан күренгәнчә, агымдагы елның ноябрь башына кадәр терлекләрнең үзебездә җитештерелгән азык белән тәэмин ителеше 29,1 млн. тонна тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләү буенча план күрсәткечләре 102,2 %ка үтәлгән.

Тулаем ил буенча исәпләгәндә, бер баш терлеккә 22 центнер азык кирәк, октябрь ахырына барлык төр азык берәмлеге бер баш терлеккә 22,4 центнер чыга.

Барлык категория хуҗалыкларда тупас һәм сусыл терлек азыгы 20,2 млн. тонна (узган еллардан калганнары белән бергә) тәшкил итә (106,4%). 2014-2015 еллар кышкы-абзар чорына хайваннарның үзебездә җитештерелгән тупас һәм сусыл азык белән тәэмин ителеше бер башка 15,5 центнертәшкил итә.

Хисап датасына әзерләнгән тупас азык берәмлеге күләме 15,6 млн. тонна тәшкил итә (110,7%), шул исәптән: печән – 8,8 млн. тонна (112,4% ), сенаж – 5,4 млн. тонна (111,6%), салам – 1,4 млн. тонна (98,3%).

Әзерләнгән сусыл азык берәмлеге күләме – 4,5 млн. тонна (93,7%), шул исәптән: силос – 3,8 млн. тонна (93,6% ).

Концентрацияләнгән азыкка ихтыяҗ күләме – 9,5 млн. тонна. 2014-2015 еллар кышкы чорга ил буенча мондый төр азык белән тәэмин ителеш 8,9 млн. тонна тәшкил итә, ягъни бу төр азыкка ихтыяҗ 94 %ка үтәлгән. Әзерләнгән азык күләме терлекләргә кышкы чорны уңышлы чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International