Баулы муниципаль районының Татар Кандызы авылында яңа гаилә фермасын ачу тантанасы булды.
Яңа ферманы юктан бар булды дисәң дә була. Бу – югары технологияле сөт фермасы, 25 савым сыерга исәпләнгән. “Гаилә фермасы” республика программасы буенча алынган грант акчасына ферма сөтүткәргеч, автомат-эчергечләр, хайваннар астыннан тирес чыгару өчен транспортёр алган.
Фермер Илшат Таһирҗанов нәселле таналар сатып алган. Ачу тантанасы көненә аларның бишесе бозаулаган да инде.
Яңа объект ачылу сәбәпле авылда яшәүче өч кеше эшле булды: сыер савучы, терлекче һәм саклаучы яңа эш урыннарын биләделәр.
Ферманы ачу тантанасында Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, районда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев һәм башкалар катнашты.