Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының олператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 2 декабрьгә гомуми сөт савымы 2719,7 тонна тәшкил итә, узган елның шушы чорына караганда 139,2 тоннага артыграк.
Сөт җитештерү буенча Балтач (147,6 т), Мамадыш (138,7 т), Арча (133,3 т), Кукмара (130,0 т) муниципаль районнары алда бара.
Мамадыш муниципаль районында бер сыердан тәүлеклек савым 17,7 кг туры килә. Әтнә (16,6 кг) һәм Саба (16,0 кг) муниципаль районнары да аннан күпкә калышмыйлар.