Татарстан Республикасы Мамадыш районында игенчелек буенча семинар-киңәшмә узачак

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Иртәгә, 16 декабрьдә, Татарстан Республикасы Мамадыш районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы катнашында семинар-киңәшмә узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгыВиталий Новичков агымдагы ел йомгаклары һәм 2015 елда игенчелек тармагын үстерүнең перспектив планнары турындагы нотык белән чыгыш ясаячак.

«Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Сергей Турнин 2014 елда дәүләт сорт сынавы йомгаклары һәм районлаштыруга тәкъдим ителгән яңа сортлар турында сөйләячәк.

Киңәшмәдә игенчелек продукциясен җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы районнарны, шулай ук бәрәңге, яшелчә һәм бөртекле культуралар җитештерү буенча исемлк ахырында торучы районнарны да билгеләп үтәчәкләр.

Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын дәүләт сынавы турында видеофильм күрсәтәчәкләр.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус ГабдрахмановТатарстан Республикасының агрономия хезмәте белгечләренә Мактау грамоталары тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International