Марат Әхмәтовка дәүләт бүләге тапшырылды

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

2014 елның 10 декабрендә Түбән Новгород ярминкәсендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе федераль округы кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында – Марий Эл, Татарстан, Чувашия Республикалары, Пермь крае, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләре вәкилләре. Алар мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау һәм мәдәният, сәнәгать җитештерүе һәм энергетика комплексы өлкәләрендә, шулай ук социаль өлкәдә, МЧС структурасында эшләүчеләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирү турында таныклык тапшырылды.

 «Танылган бер шигырьдә мондый юллар бар: көрәш өчен дә, хезмәт өчен дә бер металлдан медаль коялар”. Сез бу бүләкләргә үзегез генә түгел, ә бөтен хезмәт коллективыгыз белән лаек, бу бүләкләр сезнең төбәк кешеләрен данлый. Мин сезнең коллективларыгызга рәхмәт белдерәм, чөнки бергәләп көч куйганда,тырышканда гына уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп була. Үз эшегездә югары уңышларга ирешкәнсез икән - монда сез эшли торган оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең дә өлеше зур”, - диде Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International