Бүген, 12 декабрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт) 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарны гомумроссия кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы компетенциясенә түбәндәгемәсьәләләрне хәл итү керә:
- агросәнәгать комплексы системасының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү;
- авыл хуҗалыгы продукциясенең, чимал һәм азык-төлекнең сыйфатын, конкурентлыгын һәм иминлеген тәэмин итү;
- агросәнәгать комплексында дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итү;
- авыл хуҗалыгы белән идарә итү, шул исәптән: авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә идарә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ;
- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу;
- авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре мониторингы;
- АПК студентларын максатчан укыту, АПК кадрларының квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан укыту, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче яшь белгечләргә дәүләт ярдәме;
- хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дәүләт ярдәме, гаилә фермалары программаларын гамәлгә ашыру.
Кабул итүгә алдан язылу 8 (843) 221 76 83, 221 76 00 телефоннары аша башкарыла.