Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча утырыш булды

2014 елның 12 декабре, җомга

Бүген Игенчеләр сараеның конференц-залында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Иҗтимагый совет әг ъзалары  һәм  Министрлык хезмәткәрләре катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча киңәйтелгән утырыш узды.

Киңәшмәне министрның беренче урынбасары  Николай Титов  алып барды.

Бюджет акчаларының максатчан тотылышын тикшерү нәтиҗәләре турында төп нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев чыгыш ясады.

Эшчәнлек өлкәләрендә һәм бюджет акчаларын бүлүдә коррупциячел чагылышларны булдырмас өчен Министрлык тарафыннан даими нигездә ведомство чаралары үткәрелә.

2014 елда Министрлык белгечләре тарафыннан 25 муниципаль районда дәүләт ярдәме чараларының нҗтиҗәлелеген тикшерү масатында контрол ь чаралар  үткәрелде, 142 бюджет ярдәмен алучыга тикшерү уздырылды.

Башка федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында Алдан тикшерү уздыру ре жимында  авыл җирендә яшәүче гра жданнарны ң, шул исәптән авылдагы Яш ь  гаиләләрнең һәм Яш ь  белгечләрнең торак шартларын яхшырту өчен субсидияләр алуга 1628 гариза тикшерелде.

Тикшерү йомгаклары буенча 2014 елда 6,0 млн. сумнан артык субсидия акчалары бюджетка кабат кайтарылды. Татарстан Республикасы бюджетына 500 мең сум кайтару турындагы материаллар судка тапшырылды.

Татарстан РЕСПУБЛИКАСЫ Президентының беркетмә йөкләмәләрен үтәүгә аерым ИГ ътибар  бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International