Кукмара районында сөт терлекчелегендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү буенча киңәшмә узды

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районында сөт терлекчелегендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү һәм “Вахитов ис.” СХПКның нәсел заводы эше тәҗрибәсен өйрәнү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды.

Чарада шулай ук министр урынбасарлары Нәҗип ХаҗиповТәлгать Таһирҗанов, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе руководитель Сергей Димитриев, “Вахитов ис.” СХПК рәисе Нәфикъ Хөсәенов,муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы формированиеләренең җитәкчеләре, инвестиция компанияләре агрофирмаларының башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашты.

Семинарда катнашучылар аның практика өлешендә “Вахитов ис.” СХПК нәсел заводының торышы һәм эш тәҗрибәсе белән таныштылар, сыерлар абзарында, складта, ындыр табагында булдылар, төзелеп килә торган траншеяны карадылар, машина-трактор-паркында булдылар.

Чараның пленар өлешендә “Сөт терлекчелегенең торышына анализ. “Вахитов ис.” СХПК нәсел заводы үрнәгендә аның нәтиҗәлелеген арттыру юллары” нотыгы белән министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.

Аның сүзләреннән күренгәнчә, хуҗалыкта проблемалардан качмыйлар, киресенчә, аларны хәл итү юлларын эзлиләр, аларны профессиональ команда белән бергәләп хәл итәләр. «Узган елларда хуҗалык командасы терлекчелекне үстерүгә аерым игътибар биреп килде. Хуҗалыкның эш нәтиҗәләрен аның бүгенге күрсәткечләре әйтеп тора”, - дип билгеләп узды министр урынбасары.

Үз чыгышында Нәҗип Хаҗипов республиканың башка хуҗалыкларының соңгы 5 еллык эш тәҗрибәсенә йомгаклар ясады, сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелегенә тәэсир итә торган төп факторларга, хезмәт өчен түләү мәсьәләләренә һ.б.ларга тукталды.

Министрның инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов терлекчелек фермаларындагы технологик җайланмаларның торышы турындагы нотык белән чыгыш ясады.

Вахитов ис.” СХПК хуҗалыгында сөт терлекләренең торышы һәм аларны арттыру перспективалары турында аның рәисе Нәфикъ Хөсәенов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International