Татарстан Республикасында 2014 елның сентябреннән декабренә кадәр халык көндә куллана торган көндәлек авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр узды.
Ярминкәләрдә шул вакыт эчендә барысы 760 млн. сумнан артыгракка продукция сатылды, шул исәптән 6,2 мең тонна бәрәңге, 3,1 мең тонна яшелчә, 6,5 млн. данә йомырка, 348 тонна ярма сатылды.
Сәүдә челтәрләрендә аерым төр азык-төлек продуктларына бәяләрнең югары булуын (аерым алганда, карабодай ярмасына – 69-77 сум) исәпкә алып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгычагыштырмача түбәнрәк бәяләрдән авыл хуҗалыгы продуктларын сатуны оештыру турында карар кабул итте. Мәсәлән, “Казан” агросәнәгать паркында карабодай ярмасын килосын 45 сумнан алырга мөмкин иде.
Шулай ук бу шимбәдә, 17 гыйнварда, Чехов базары янындагы мәйданда Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре Казан халкы өчен кулай бәяләрдән үз продукцияләрен сатачаклар.