Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров 2015 елның 16 - 25 гыйнварында Германия Федератив Республикасы башкаласы Берлинда «Мессе Берлин» күргәзмә комплексы территориясендә уза торган азык-төлек сәнәгате, бакчачылык, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы буенча «Яшел атна – 2015» халыкара сәүдә күргәзмәсенең Россия экспозициясен ачты.
Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең ике палатасыннан вәкилләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Россия төбәкләре дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре, уку йортлары, фәнни учреждениеләр җитәкчеләре һәм агробизнес вәкилләре катнашты.
Күргәзмә кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп, Николай Федоров, кешелек инсанияте традицияләрен саклап калу һәм алга таба үстерү өчен ныклы нигез кирәк, дип билгеләп үтте. «Россия авылы — бүгенге һәм киләчәк арасындагы элемтәләр символы. Игенчеләр, терлекчеләр, балыкчылар – алар гади туендыручылар гына түгел. Алар - халыкның рухи байлыгы, борынгы традицияләр һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыручылар», - дип ассызыклады Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. «Федор Михайлович Достоевский Россия халкының төп сыйфатын бик төгәл итеп билгели – «һәркемгә ярдәмчел булу». Без Җир кешеләре хакына уртак нәтиҗәле эш өчен икмәк белән дә, рухи азык белән дә бүлешергә әзер», - диде, сүзен йомгаклап, Николай Федоров.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе, Германиянең азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча федераль министры Кристиан Шмидт һәм башка мәртәбәле кунаклар Россияпавильонын карадылар. Быел безнең ил Берлинда үз экспозициясен 21 тапкыр күрсәтә. Россиянең 15 төбәгеннән 200гә якын компания авыл хуҗалыгындагы үз эшләнмәләрен, яңа технологияләрен, инвестиция проектларын күрсәтәләр.Катнашучы төбәкләр авыл тормышын һәрьяклап күрсәтергә тырышалар: югары сыйфатлы азык-төлек продуктларыннан алып халык сәнгате әйберләренә кадәр.
Күргәзмәнең эшлекле киң программасы җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында үзара файдалы элемтәләр ураштыруга юнәлтелгән. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе аеруча әһәмиятле чаралардан: Глобаль азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы форумында, авыл хуҗалыгы министрлары Саммитында катнашачак. Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның эш графигында - матбугат конференциясе, шулай ук чит илләрнең рәсми вәкилләре белән очрашулар.
Халыкара аграр форум эшләү чорында Россия Федерациясе субъектларының презентациясе, «Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек иминлеге һәм сыйфаты» конкурсы, азык-төлек продукциясен дегустацияләү, милли кухняның һәм халык кәсепләренең мастер-класслары, сәнгать коллективлары чыгышлары булачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының аграр делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.
Татарстаннан Германиягә шулай ук «Татарстан кулланучылар берлеге», «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ДФУ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Татагролизинг» ААҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты» вәкилләре һ.б.лар китте.