Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында агрономнар әзерли башлыйлар.Студентлар дүрт уку елының икесен практикада уздырачаклар. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар ала торган белгечлек “агробизнес агрономы” яисә “авыл хуҗалыгы бакалавры” дип аталачак, дип хәбәр итә Казан ДАУның «Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция»кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Татарстан РеспубликасыФәннәр академиясе әгъза-мөхбире Радик Сафин.
Әлегә бюджет нигезендә 25 агробизнес агрономын әзерләү планлаштырыла, уку барышында теориягә караганда практика күбрәк булачак. Алар игенчелек, икътисад һәм бизнес серләренә агрохолдингларның алдынгы җитәкчеләреннән һәм авыл хуҗалыгы компанияләре вәкилләреннән, ягъни җитештерүчеләрнең турыдан-туры үзләреннән өйрәнәчәкләр. Әлбәттә, теоретик дәресләрне студентларга КДАУ мөгаллимнәре шул хуҗалыкларга килеп укытачаклар.
Гамәли характердагы укыту югары әзерлекле кадрлар чыгаруга ярдәм итәчәк, дип саныйлар университетта.