Шимбә көнне, 17 гыйнварда, “Казан” агросәнәгать паркында сөт продукциясенә күргәзмә-дегустация узачак.
Күргәзмәдә республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сөт һәм сөт продукциясе кулай бәяләрдән куелачак. Барысы 10нан артык предприятие катнаша.
Сөт продукциясе күргәзмәсе 9.00 сәгатьтә башлана. Агросәнәгать паркы бу көндә гадәти режимда - 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Монда шулай ук кулай бәяләрдән башка авыл хуҗалыгы продукциясен дә сатып алырга мөмкин булачак.