Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрен кредитлау мәсьәләләре каралды. Әлеге киңәшмәгә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә кредитлар бирә торган 5 төп банк (Россельхозбанк, Ак Барс банк, Сбербанк, Татфондбанк, Энергобанк) вәкилләре чакырылды.
Киңәшмәне ачып, имнистр урынбасары Ришат Хәбипов, узган ел сезонлы эшләргә 10 млрд. сумга якын кредит бирелде, дип билгеләп үтте. 2015 елда да кредитка ихтыяҗ кимемәде. Әмма соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә кредит ставкалары да кискен артып китте, кайбер банкларда ул 25 процент һәм аннан да артыграк, мондый хәл чәчү кампаниясен уздыруда язгы кыр эшләрен ресурслар белән тәэмин итү кыенлыклар тудырырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль районнар башлыкларына язгы кыр эшләрен ресурслар белән тәэмин итү мәсьәләләрен урыннарда карау кирәклеге турында хатлар җибәрелде.
Үз чиратында, банклар гамәлдәге программалдарны саклап калу өчен узган ел дәрәҗәсендә кредитлар бирергә әзер булуларын һәм моның өчен кредит суммасы җитәрлек булуын белдерделәр. Кредитлар алуга гаризаларның һәрберсе индивидуаль карала. Саклык банкы, мәсәлән, намуслы клиентларга 2014 елгы кредит ставкаларын саклап калырга да әзер.
Әмма күләмле кредитлар бирү икътисад торышына бәйле. Шуңа күрә, банклар фикеренчә, дә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләр уйлавынча да, кредитлар буенча процент ставкалары чыгымнарын дәүләт тарафыннан каплауны саклап калу һәм агымдагы елда кыска сроклы кредитлар буенча процент ставкаларын төп ставка күләмендә каплау буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә оператив карар кабул итү төп шарт булып тора.