“Казан” агросәнәгать паркында сөт продукциясе күргәзмәсе уңышлы тәмамланды

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә

Бүген “Казан” агросәнәгать паркында сөт продукциясе күргәзмәсе һәм дегустациясе узды. Җирле җитештерүчеләр Казанга кефир, ряженка, эремчек, сөт һәм сыр алып килделәр. Сәүдә киштәләренә республиканың Балык Бистәсе, Югары Ослан, Биектау һәм башка районнары фермерлары үз товарларын куйдыларШулай ук Татарстан Республикасының эре агрохолдинглары, компанияләре һәм эшкәртүче авыл хуҗалыгы кооперативлары да үз эшләнмәләрен алыр килгәннәр.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титовбулды.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары бүлеге башлыгы Евгений Рещиков ассызыклап киткәнчә, әлеге чараның төр максаты – республиканың азык-төлек базарын үстерү, җирле товар җитештерүчеләрнең югары сыйфатлы продукциясен базарга чыгару һәм халык арасында популярлаштыру - бу ВТО шартларында аеруча әһәмиятле. Татарстанның мөмкинлеге моңа җитәрлек.

Әлеге күргәзмә җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү максатында, “Татарстанныкын сатып ал!” республика кампаниясе катнашында узды, товар җитештерүчеләр күргәзмәгә бик теләп сөт продукциясенең киң ассортиментын алып килгәннәр: затлы сырлардан алып йогырт һәм сөт эчемлекләренә кадәр.

Казан” агросәнәгать паркына сөт продукциясе дегустациясенә килгән казанлылар һәм республика кунаклары, китерелгән товарларны татып караганнан соң, аларның сыйфатын югары бәяләделәр һәм аларны бик теләп сатып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International