Россия Федерациясендә 2020 елга кадәр 150 селекция-орлыкчылык үзәкләре төзеләчәк, дип белдерде Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров Берлинда матбугат конференциясендә. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итте.
Моның зарурлыгы Россия Федерациясендә кайбер культураларның орлыклары импортка бәйле булудан тора, бигрәк тә шикәр чөгендере орлыгы. Министр сүзнең кукуруз, шикәр чөгендере һәм көнбагыш орлыклары турында баруын төгәлләштерде.
Аның сүзләреннән күренгәнчә, быел орлыкчылык хуҗалыкларын финанслау шактыйга арткан, аерым алганда, ачык грунтта орлыклык бәрәңге һәм яшелчәләр үстерүгә гектардан чыгып ярдәм итү күздә тотыла.
Әгәр узган елда орлыклык бәрәңгенең һәр гектары 300 – 400 сумнан финансланган булса, быел исә ул сумма гектарына 10000 сумга кадәр җитә.
Ачык грунтта яшелчә үстерүгә ярдәм гектарына 300 сумнан 7 мең сумга кадәр арта.
Министр шулай ук бу эштә, кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләүдән тыш, дәүләт ярдәменең яңа рәвеше – турыдан-туры чыгымнарны компенсацияләү каралу турында да әйтте.
Н.Федоров, «үзебезнең орлыкларга ихтыяҗны йөз процент ябу мөмкинлеген булдыру планлаштырыла», диде. Әмма импорттан тулысынча баш тарту максатка ярашлы түгел, без андый бурыч куймыйбыз, чөнки чит илләр белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, дип ассызыклады ул.