ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
«Умартачылык идарәсе» ДБУ хәбәр иткәнчә, 2015 елның 24 февраленнән мартына кадәр республика умартачылары «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификацияләрен күтәрәчәкләр. 

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда 2014 елда кулланучылар кооперациясе системасы эшчәнлегенең тулаем күләме 16,2млрд. сум тәшкил итте, 2013 елга караганда үсеш 1,6 млрд. сумнан артыгракКулланучыларкооперациясенең 17 оешмасы эшчәнлегендә тотрыклылык һәм үсеш күзәтелә, 12 районда артка китеш бар. Бу күрсәткечләрне Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми җыелышында китерде. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм МиңнехановТатарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Җыелыш 2014 елда кулланучылар җәмгыятьләре эшчәлегейомгакларына багышланган иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативбелешмәләреннән күренгәнчә. 217 гыйнварга бер тәүлек эчендә җитештерлегән гомуми сөт күләме 2893,6 тонна тәшкил итә, бу – узагн елның шушы датасына караганда 130,8 тоннага яисә 5 процентка артыграк.
Язгы кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Шуңа күрә Бөгелмә районы игенчеләре авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Олы Мәтәскә авыл җирлеге территориясендә 6 фермер терлекчелек продукция җитештерү белән шөгыльләнәләр (4се бары тик кырчылык белән генә). Барлык фермерлар үз фермерларын үстерүгә барлык төрдәге дәүләт ярдәмен алдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары импортны алмаштыру шартларында«ТНВ»да яңа әңгәмә проекты башлап җибәрделәр, аның беренчесе бәрәңге үстерүгә багышланган иде. Яңа программаны алып баруга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану агросәнәгать сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев ярдәм итәчәк.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин авыл хуҗалыгы ярминкәләренең берсендә – Чехов базарында булды, анда ул сәүдә рәтләрен карап чыкты, төп товарларга бәяләр белән кызыксынды һәм халык белән аралашты.

24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Бүген “Казан” агросәнәгать паркында ит продукциясе күргәзмә-сатуында катнашкан казанлылар казылыктан, ветчинадаан, төрле затлы итләрдән авыз итә алдылар. Чарада эре товар җитештерүчеләр белән беррәттән зур булмаган КФХ хуҗалыклары да үз продукциясе белән катнаштылар. Казанлыларга һәм республика кунакларына «Чаллы-ит»ҖЧҖ, ИП Мотыйгуллин Р.М. ИП, «Залесный» ҖЧҖ, «Племзавод кролика» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер», «Атабаевская»ҖЧҖ кебек товар җитештерүчеләрнең продукциясе бик хуш килде. Барысы 10га якын предприятие катнашты.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бу шимбәдә, 24 гыйнварда “Казан” агросәнәгать паркында ит продукциясе күргәзмәсе, аны сату һәм дегустацияләү булачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Земля-землица» газетасының 10 еллыгына багышланган “Авыл тормыш рәвеше: кичә, бүген, иртәгә” темасына түгәрәк өстәл узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International