Бу шимбәдә, 24 гыйнварда “Казан” агросәнәгать паркында ит продукциясе күргәзмәсе, аны сату һәм дегустацияләү булачак.
Күргәзмә-сатуга “Чаллы-ит” ҖЧҖ, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин Р.М., «Залесный» ҖЧҖ, «Племзавод кролика» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Атабаевская» ҖЧҖ кебек республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ит һәм ит продукциясе чыгарыла. Барысы 10нан артык предприятие катнаша.
Ит продукциясе күргәзмәсе 9.00 сәгатьтә башлана. Агросәнәгать паркы бу көндә гадәти режимда - 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Монда шулай ук түбәнрәк бәяләрдән башка авыл хуҗалыгы продукциясен дә сатып алырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, күчмә ярминкәләр шәһәрнең 8 мәйданчыгында оештырыла. Чехов базары артындагы мәйданчыкта Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре ярма, сөт, ит, йомырка һәм башка продукция тәкъдим итәчәк. Шунда ук «Казаньзернопродукт» ҖЧҖ, «Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаешфилиалы), «Майский» ТК ҖЧҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «Пестречинка» кошчылык комплексы” ҖЧҖ һәм башкалар үз продукциясен сатачаклар.
Казанлылар кулай бәяләрдән сыйфатлы продуктларны шулай ук “Казан” агросәнәгать паркында, Авиатөзелеш районында 123 нче лицей каршында, Яңа Савин базары янында, Коләхмәтов урамы буенча “Удача” базары янында, Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамындагы мәйданчыкта, “Җиләкле бистәсе” СҮ каршында да сатып ала алалар.
Тагын өстәмә мәйданчык К. Тинчурин ур., 19 адресы буенча оештырылачак.