Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Земля-землица» газетасының 10 еллыгына багышланган “Авыл тормыш рәвеше: кичә, бүген, иртәгә” темасына түгәрәк өстәл узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, 5 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре комитеты рәисе ФәридәГарифуллина, «Земля-землица» газетасы мөхәррире Владимир Белосков, редакция хезмәткәрләре, КФХҗитәкчеләре, муниципаль районнарның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тулаем, шулай ук республиканың аерым районнарында һәм авылларында, тормыш рәвеше, авылның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар. Тагын авылда әхлакъ, яшь буынны тәрбияләү, хезмәтне саклау мәсьәләләренә кагылдылар. Очрашу бик җылы узды, үзен борчыган тема буенча һәркем үз фикерен әйтә алды.
Очрашу барышында Николай Титов «Земля-землица» газетасы редакциясе хезмәткәрләрен газетаның 10 еллык юбилее белән котлады, аның мөхәррире Владимир Белосковка рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Ул озак еллар буе газетаның Татарстанда авыл тормыш рәвешен яктыртып килүен билгеләп узды.«Алдынгы тәҗрибә һәм АПК проблемалары турындагы материаллар укучыларда зур кызыксыну уята», - диде министрның беренче урынбасары.
Николай Титов газета мөхәрриренә һәм редакция коллективына киләчәктә дә иҗат уңышлары, исәнлек теләде.