Таһир Һадиев: «Татарстан – бәрәңге җитештерүчеләрдән иң алдынгысы булырга тиеш»

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары импортны алмаштыру шартларында«ТНВ»да яңа әңгәмә проекты башлап җибәрделәр, аның беренчесе бәрәңге үстерүгә багышланган иде. Яңа программаны алып баруга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану агросәнәгать сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев ярдәм итәчәк.

Беренче чыгарылыш темасы - импортны алмаштыру шартларында Татарстан Республикасы АПК хуҗалыкларында бәрәңге үстерү. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, бәрәңге җитештерү белән шөгыльләнүчеләр, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, республика авыл җирлекләре башлыклары, кулланучылар кооперациясе вәкилләре, галим-селекционерлар, экспертлар һәм башкалар катнашты. Таһир Һадиев, Татарстанга бәрәңгенең күп өлеше чит илдән яисә якын республикалардан Чувашиядән һәм Мордовиядән кертелә, диде. Татарстан үзен үз бәрәңгесе белән тәэмин итәргә тиеш, дип саный депутат.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов китергән белешмәләр буенча, берничә ел элек бәрәңге өчен 120 мең га. җир бүлеп бирелгән, 2014 елда бу 72 мең гектарга калган.Шулай булса да, куркыныч юк. Татарстанда бәрәңгегә еллык ихтыяҗ 600-650 мең тонна. Ә җитештерелгән 1 млн. 300мең тонна.

Таһир Һадиев бу күләмне аз дип саный, “икенче икмәкне” кимендә 2 млн. тоннага җитерергә кирәк, ди ул. Ул чакта бәрәңгене читкә сатып акча эшләп була. Әмма моның өчен кайбер проблемаларны хәл итәргә кирәк, диде ул.

Кукмара һәм Балтач районнары башлыклары, бу проблеманы астан башлап хәл итәргә кирәк, диләр. Шәхси хуҗалыклар үстергән бәрәңгеләрен кая сатарга белми интегәләр. Авыл хезмәтчәннәре юкка гына терлекчелеккә игътибарныарттырмадылар инде. Алар хәзер бәрәңгене үзләренә җитәрлек итеп кенә утырталар. “Шәхси җитештерүчеләргә заказ бирергә кирәк”, - дип аңлаттылар район башлыклары авыл җирлекләрендәге проблеманы.

И.Габдрахманов соңгы вакытта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннанбәрәңге саклагычларны модернизацияләүгә даими игътибар бирелъе хакында сөйләде. Хәтта аерым программа да бар. 2015 елда бу максатлар өчен 60 млн. сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Тагын булган проблемалардан – яхшы орлык булмау, бәрәңге җыя торган комбайннарның җитмәве. Т.Һадиев әлеге проблемаларны хәл итүдә галимнәрнең, җитшетерүчеләрнең, чиновникларның, авыл җирлекләре башлыкларының, шулай ук депутатларның көчләрен берләштерергә тәкъдим итте. Ул хәтта сортлы орлыклар әзерләүне яхшырту буенча махсус селекция үзәкләре төзергә кирәк дигән тәкъдим дә ясады. Ел саен кимендә 2 млн. тонна бәрәңге җитештерергә кирәк. Ул чакта бәрәңге крахмалы әзерләү өчен дә мөмкинлек булачак, азык-төлек сәнәгатендә аңа ихтыяҗ зур. Бу продукт икъдисадның башка тармакларында да киң кулланыла”, - дип, нәтиҗә ясады ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International