Казан шәһәре мэры Илсур Метшин авыл хуҗалыгы ярминкәләренең берсендә – Чехов базарында булды, анда ул сәүдә рәтләрен карап чыкты, төп товарларга бәяләр белән кызыксынды һәм халык белән аралашты.
Аның белән бергә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Казан шәһәре башкарма комитетының ий үсеш комитеты рәисеИлдар Шакиров, базар җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе вәкилләре дә бар иде.
Николай Титов сүзләреннән күренгәнчә, Чехов базарында Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре, шулай ук республиканың КФХлары көндәлек кирәк әйберләр - ярма, сөт, ит, йомырка һәм башка продукция алып килгәннәр. Шул ук вакытта төп продуктларга ярминкәдәге бәяләр кибетләрдәгегә караганда 20-25 процентка түбәнрәк, дип билгеләп үтте ул.
Һәр шимбәдә, Чехов базарыннан тыш, шәһәрнең тагын 7 мәйданчыгында сәгать 8дән ярминкәләр уздырыла: “Казан” агросәнәгать паркында, Авиатөзелеш районында 123 нче лицей каршында, Яңа Савин базары янында, Коләхмәтов урамы буенча “Удача” базары янында, Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамындагы мәйданчыкта, “Җиләкле бистәсе” СҮ каршында. Моннан тыш, К. Тинчурин ур., 19 адресы буенча өстәмә мәйданчык оештырыла.
Агропромпаркта икенче атна инде аерым юнәлешләр буенча дегустациле күргәзмә-сатулар оештырыла: узган атнада- сөт продукциясе, бу атнада ит продукциясе буенча булды.
«Фермер» кооперативы рәисе, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Ленар Галимовбилгеләп үткәнчә, шәһәр ярминкәләре сезон ахырына кадәр, ягъни 1 июньгә кадәр булачак.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, казанлылар ярминкәләргә бик теләп киләләр, диде һәм Татарстан җитештерүчеләре өчен барлык шартларны тудырырга кушты. «Ярминкәләрдәге бәяләр шактый түбән булганга күрә сатып алучылар да җитәрлек, шуңа күрә фермерлар килеп сатсынанр өчен бөтен шартларны да булдырырга кирәк», – дип, нәтиҗә ясады ул. Шәһәр башлыгы шулай ук, гражданнардан ярминкәләр өчен сәүдә нокталарын арттыру үтенече белән мөрәҗәгатьләр булса, без Татарстан җитештерүчеләренә тагын яңа мәйданнар бирергә әзер, диде, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эшләү бүлеге.
Исегезгә төшерәбез, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре тагын эшли башлады. Һәр шимбәдә шәһәрнең 8 мәйданчыгында шәһәр халкы кибетләрдәгегә караганда уртача 20 процентка түбәнрәк бәяләрдән төп азык-төлек продукцияләрен сатып ала алалар.