Олы Мәтәскә авыл җирлеге территориясендә 6 фермер терлекчелек продукция җитештерү белән шөгыльләнәләр (4се бары тик кырчылык белән генә). Барлык фермерлар үз фермерларын үстерүгә барлык төрдәге дәүләт ярдәмен алдылар.
2012-2014 елларда гамәлдә булган барлык программалар буенча район фермерларына дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 38 млн. сумнан артык.
Мәсәлән, фермер Рәфикъ Сәлахиевка район бюджетынан 1 млн. 200 мең сум бүлеп бирелде, бу акчага ул таналар сатып ала, ташландык терлекчелек бинасын төзекләндереп, сөт җитештерү буенча гаилә фермасын төзи, ә элек ул бары тик игенчелек белән генә шөгыльләнгән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бюджетыннан шулай ук 1 млн. сум акча бүлеп бирелде. Фермер үзе дә җайланмалар һәм таналар сатып алуга 2,5 млн.сумнан артык акча тота. Банктан 1 млн. 200 мең сум күләмендә субсидияләнә торган кредит ала. Лизингка трактор сатып ала, КУН-10, рулонга тыгызлап тутыра торган җайланмага 1 млн. 100 мең сум тота. Гаилә фермасында 66 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 40 сыер.
2014 елның гынварында гына да фермер Рәфикъ Сәлахиевнең Россия Федерациясе бюджетыннан субсидияләр һәм компенсацияләр рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары буларак алган суммасы 480 мең сум тәшкил итә.
2014 елда аның гаилә фермасында 210 тонна сөт җитештерелә һәм 11 тонна авырлыкта - эре мөгезле терлек. 37 бозау туа. Үстерү һәм симертү өчен халыкка 18 баш үгез сатыла.
Эшкәртелә торган җирләре – 177 га. Бу җирләрдән 250 тонна ашлык һәм 1300 тоннадан артыграк азык җыеп алына.
Фермер хуҗалыгында 2014 елда 6 млн. сумнан артыграк суммага продукция җитештерелгән.
Гаилә терлекчелек фермасында, үзләреннән тыш (алар иикәү), тагын ике терлек караучы эшли, аларга ай саен 12-13 мең сум хезмәт хакы түләнә.
Фермер 2-3 елда савым сыерларын 100 башка җиткерергә уйлый.
Олы Мәтәскә авылыннан Р.Г. Шәриповларның гаилә сөт фермасы да уңышлы эшләп килә. Аларның фермасында 41 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 24 сыер. 2014 елда җитештерлегән сөт күләме – 135 тонна, эре мөгезле терлек – 6,2тонна. Ул да 1 млн. 500 мең сум күләмендә дәүләт гранты алды.
Олы Мәтәскә авылында А.Г. Кәримуллин да 100 баш сыерга гаилә фермасын төзеп бетереп килә, ул да 2014 елда 1 млн. 500 мең сум күләмендә дәүләт гранты алды.
2015 ел башына Теләче районында гаилә фермаларында 540 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 194е савым сыерлары, 2013 ел белән чагыштырганда 1,5 һәм 1,8 мәртәбә арткан, ә продукция җитештерү 30 %ка арткан.