“Казан” агросәнәгать паркында ит продукциясе дегустациясе узды

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә

Бүген “Казан” агросәнәгать паркында ит продукциясе күргәзмә-сатуында катнашкан казанлылар казылыктан, ветчинадаан, төрле затлы итләрдән авыз итә алдылар. Чарада эре товар җитештерүчеләр белән беррәттән зур булмаган КФХ хуҗалыклары да үз продукциясе белән катнаштылар. Казанлыларга һәм республика кунакларына «Чаллы-ит»ҖЧҖ, ИП Мотыйгуллин Р.М. ИП, «Залесный» ҖЧҖ, «Племзавод кролика» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер», «Атабаевская»ҖЧҖ кебек товар җитештерүчеләрнең продукциясе бик хуш килде. Барысы 10га якын предприятие катнашты.

Агропарк сәүдә залларында Казан аграр угиверситетыннан чакырылган студентлар үз чыгышлары, татар җырлары һәм биюләре белән чарага бәйрәм төсе керттеләр. Ярминкәгә килүчеләр дә аларга кушылып, рәхәтләнеп җырлап, биеп күңел ачтылар.

Алып килгән барлык товарны казанлылыр һәм кунаклар югары бәяләделәр. Дегустация өстәлләре тирәсендә тәмле ит ризыкларын татып карап, сатып алырга теләүчеләр күп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International