Язгы кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Шуңа күрә Бөгелмә районы игенчеләре авыл хуҗалыгы техникасын язгы кампаниягә җентекләп әзерлиләр.
Бөгелмә районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Руслан Сәйфетдинов сүзләреннән күренгәнчә, быел остаханәләрдә эш былтыргыга караганда яхшырак оештырылган. Булган 150 трактордан 73ен ремонтларга кирәк, шуннан 34е әзер инде. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 40 чәчкечкә ремонт ясарга кирәк. Аның яртысы әзер. Районда 23 комплекслы агрегат бар, шулардан 9ы эшкә әзер. 15 культиватор һәм һәм 200 тешле сабан куллануга әзер.
«Бөгелмә азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖтә, «Подгорный», «Агропродукт», «М.Җәлил ис.” ҖЧҖләрдә эшләшр кызу бара. «ИП Нуждин» да алардан калышмый. Агрегатларны әле генә язгы чәчүгә әзерли башлаган хуҗалыклар да бар. Шундыйлардан Александр Сардин КФХ атап китәргә була.
Район игенчеләре карамагында 70 мең га сөрүлек җирләре бар, аларның 10 меңнән артык гектарында көзге культураларчәчелгән. Язын механизаторларга калган җирләрне эшкәртәсе була. Ул җирләрдә 36 мең га бөртекле культуралар, 8 500га техник һәм 12 мең га азык культуралры чәчү планлаштырыла.
«Агропродукт» ҖЧҖ инчесторы ярдәмендә районда машина-трактор паркы уннарча трактор һәм алдынгы технологияле чәчү комплекслары белән тулыландырылды. Бу – игенчеләр өчен зур ярдәм һәм язгы кыр эшләрен вакытында төгәлләргә өмет тудыра.