Татарстанда 2014 елда кулланучылар кооперациясе системасы эшчәнлегенең тулаем күләме 16,2млрд. сум тәшкил итте, 2013 елга караганда үсеш 1,6 млрд. сумнан артыграк. Кулланучыларкооперациясенең 17 оешмасы эшчәнлегендә тотрыклылык һәм үсеш күзәтелә, 12 районда артка китеш бар. Бу күрсәткечләрне Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләренең гомуми җыелышында китерде. Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Җыелыш 2014 елда кулланучылар җәмгыятьләре эшчәлегейомгакларына багышланган иде.
Төп нотык белән Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады. “Узган елда Татарстан Кулланучылар берлеге советы һәм идарәсе куллану кооперациясен үстерү, район кулланучылар җәмгыятьләре һәм авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгырту буенча эшчәнлеген дәвам иттерде”, - дип башлады ул сүзен.
Аның әйтүенчә, республика җитәкчелеге тарафыннан ел дәвамында кулланучылар кооперациясе эшчәнлегенә җитди игътибар юнәлдерелгән. Терлекчелек продукциясен әзерләү һәм технологик җиһаз сатып алуга субсидияләтә ярдәм күрсәтелгән, ярминкәләр уздыру өчен тотылган чыгымнарның бер өлеше кайтарылган. Аз халыклы торак пунктларга барып сату өчен, 100 автокибет бүлеп бирелгән, аларның 83е инде сатып алынган.
Башкарма хакимиятнең җирле органнары төзегән график буенча, кулланучылар кооперациясе көче белән, стационар сәүдә челтәре булмаган барлык торак пунктларга йөреп чыгу гамәлгә ашырылган. Алар тарафыннан авыл халкына 21 миллион сумлык кирәк-яраклар сатылган.
Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында кулланучылар кооперациясе системасы хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. “Кулланучылар кооперациясе һәрвакыт социаль юнәлешле система булды һәм шулай булачак та”, – дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов, кооператорлар халыкның иң түбән керемле бер өлеше - авыл халкы белән белән эшли, аларның кибетләренең дә, предприятиеләренең дә табышлары бик аз, дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, куллану кооперацияләре яңа дәрәҗәгә чыгарга, продукциясен читкә чыгару турында уйланырга тиеш. Әлбәттә, сүз сәүдә челтәрләренә чыгу турында бара. “Бүген шәхси хуҗалыклар, кайдандыр читтән кертелә торган товарларга караганда, сыйфаты ягыннан күпкә яхшырак товарлар тәкъдим итә”, - дип билгеләп үтте ул. Президент фикеренчә, шушы эшне алып барырга сәләтле кешене табу – иң мөһиме. Яхшы күтәреп алырлык эш булса, республика җитәкчелеге теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итәргә әзер.
Әзерләү күләмнәрен арттыру мәсьәләсенә тукталып, ул хәзер халыкның төрле җиләкләрне, сихәтләндерүче үләннәрне бик кызыксынып алуын билгеләп үтте. Бу кызыклы бизнес булыр алыр иде, дип саный Татарстан Президенты.
Кадрлар әзерләүгә килгәндә, Р. Миңнеханов уку йортларында максатчан төстә белгечләр әзерләү заруриятен ассызыклады. Әйтик, йон һәм башка тукымалар җитештерүче белгечләрне әзерләү яхшы булыр иде.
“Куллану кооперациясе системасының киләчәктә тагын да куәтлерәк булсын иде”, - дигән теләктә калды Президент һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы нигезендә, безнең илдә җитештерелә торган продуктлар өлешен 95 процентка җиткерү бурычы күздә тотыла. Былтыр ел дәвамында һәр йорттан уртача 15,7 мең сумлык артык калган авыл хуҗалыгы продуктлары һәм чимал сатып алынган. “Ел башында без республиканың барлык районнарында әзерләү эшчәнлеген торгызу турында килешкән идек, әмма 8 районда бу хезмәтләр булдырылмады”, - дип зарланды М. Фәттахов.
Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперацияләренең һәрвакыт социаль юнәлешкә йөз тоткан система булганын искәртте. “Кооператорлар халыкның иң аз керемле өлеше - авыл халкы белән эшли, табыш китерми торган кибетләре һәм предприятиеләре бар. Без сезгә бу өлкәдәге эшегез өчен рәхмәтлебез”, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы.
Президент бүгенге көндә азык-төлек товарларына кертелгән санкцияләр шартларында безнең товарларыбызны куллану базарына чыгару мөмкинлеге туганын искәртеп узды. “Әлбәттә, яңа вәзгыять кысаларында мөнәсәбәтне үзгәртеп, гадәтләнгән базарда гына калмыйча, яңа базарларда да урын эзләргә кирәк. Бу процесска шәхси хуҗалыкларны, фермерларны җәлеп итү зарур”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрдә катнашучы район башлыкларына, кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләренә аерым рәхмәтен җиткерде. “Бу безгә куллану базарында бәяләрне тотрыклы итәргә, халыкны сыйфатлы һәм бәясе ягыннан үтемле продукт белдән тәэмин итәргә ярдәм итте”, - дип билгеләп узды ул.
Алга таба республика җитәкчесе чыгышында кулланучылар кооперациясе системасын камилләштерү буенча яңа бурычларны билгеләде. “Урыннарда калыплашкан эш булуы зарур. Бүген, кызганычка каршы, 16 районда үзәкләштерелгән куллану кооперациясе юк, анда активлар шәхси кулларга күчкән”, - дип, әлеге процессның ни дәрәҗәдә законлы төстә булуын җентекләп тикшерүне Президент ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Кулланучылар берлеге җитәкчелегенә, башка профильле ведомстволарга, шул исәптән прокуратурага йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларның потенциалы зур булуын билгеләп узды. “Бүген авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Әгәр дә без шул продукцияне сату базарларын тапсак, аны җитештерүне күпкә арттырып булыр иде. Бу юнәлештә билгеле бер адымнар ясала, Агросәнәгать парклары бар, әмма тагын да системалы эш кирәк. Иң әһәмиятлесе – куллану кооперативлары үз территориягез мәнфәгатьләренә хезмәт итәрлек, файда китерерлек урын булырга тиеш”, - диде ул. Куллану кооперативлары системасының һәркайда да торгызылу мәсьәләсен контрольдә тотуны ул ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, куллану кооперацияләре яңа дәрәҗәгә чыгарга, продукциясен читкә чыгару турында уйланырга тиеш. Әлбәттә, сүз сәүдә челтәрләренә чыгу турында бара. “Бүген шәхси хуҗалыклар, кайдандыр читтән кертелә торган товарларга караганда, сыйфаты ягыннан күпкә яхшырак товарлар тәкъдим итә”, - дип билгеләп үтте ул. Президент фикеренчә, шушы эшне алып барырга сәләтле кешене табу – иң мөһиме. Яхшы күтәреп алырлык эш булса, республика җитәкчелеге теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итәргә әзер.
Товар әйләнеше ел дәвамында 16 млрд сум булса да, Президент әйтүенчә, бу әллә ни мактанырлык сан түгел, моңа нисбәтле нәтиҗәлелекне арттырырга кирәк. Менеджерларны җәлеп итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. “Безгә федераль челтәрләргә үтеп керү әһәмиятле. Шул хакта уйланырга кирәк. Татарстан продукциясенең бер исем астындагы бердәм маркасын уйлап табарга кирәк”, - дип, ул, беренче чиратта, Мәскәүдән башларга киңәш бирде.
Әзерләү күләмнәрен арттыру мәсьәләсенә тукталып, ул хәзер халыкның төрле җиләкләрне, сихәтләндерүче үләннәрне бик кызыксынып алуын билгеләп үтте. Бу кызыклы бизнес булыр алыр иде, дип саный Татарстан Президенты.
Кадрлар әзерләүгә килгәндә, Р.Миңнеханов уку йортларында максатчан төстә белгечләр әзерләү заруриятен ассызыклады. Әйтик, йон һәм башка тукымалар җитештерүче белгечләрне әзерләү яхшы булыр иде.
“Куллану кооперациясе системасының киләчәктә тагын да куәтлерәк булсын иде”, - дигән теләктә калды Президент һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.