«Умартачылык идарәсе» ДБУ хәбәр иткәнчә, 2015 елның 24 февраленнән 7 мартына кадәр республика умартачылары «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификацияләрен күтәрәчәкләр. Уку барышында умартачылык продукциясе базарын булдыру принциплары, шартлары һәм факторлары өйрәнеләчәк. Дәресләрдә умарта күчләренең биологиясе, аларны тукландыру базасын оештыру, умарталыктагы язгы эшләр, аналандырумәсьәләләре, шулай ук умарта ояларына, җайланмаларына куела торган таләпләр өйрәнеләчәк. Дәресләрдә шулай ук умартачылыкта кулланыла торган заманча технологияләр һәм җайланмалар күрсәтеләчәк, умарталарда була торган авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау ысуллары өйрәнеләчәк. Экологик чиста умартачылык продуктларын алуга аеруга зур игътибар биреләчәк. Банклар һәм иминият оешмалары тыңлаучыларны кредитлау һәм умарталыкларны иминләштерү шартлары белән таныштырачаклар.
Дәресләрне “Татарстанның агробизнес кадрларын әзерләү институты” ФДБМУ профессорлары, доцентлары,«Умартачылык идарәсе” хезмәткәрләре, банклар, иминият оешмалары белгечләре, умарта үрчетүдә теоретик һәм практик тәҗрибәләре булган умартачылар бирәчәк.