ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә республика территориясендә органик җитештерүне оештыру һәм үстерү эшен алып бара.
Хуҗалыкларда уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыруга керештеләр.

28
март, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында азык-төлек базарындагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

27
март, 2015 ел
җомга
Зөфәр Мөхәммәтшин” КФХның сөтчелек фермасында ике елдан артык инде сыерлар савуны 4 робот башкара. Роботлаштырылган сөтчелек фермасында 250 сыердан һәркөнне югары сыйфатлы 6,2 тонна сөт алалар, бу - хуҗалык буенча тәүлеклек савымның 70%ын тәшкил итә.
Иртәгә, 28 мартта, шәһәрнең 9 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
31 марттан апрельгә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә КФХ башлыклары “Икътисад һәм авылда эшкуарлыкны оештыру” программасы буенча укулар узалар.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә Мәскәүдән килгән күренекле галимнәр катнашында фәнни-гамәли киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының 2015 елның 26 гыйнварындагы 10/2-пр номерлы “2015 елның 31 гыйнварыннан авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату ярминкәләрен уздыру турында”гы Боерыгына Министрның 2015 елның 25 мартындагы Боерыгы белән үзгәрешләр кертелде.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнарында авыл эшкуарлары белән очрашулар узды. Алар әңгәмәләр рәвешендә барды.
“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә бу елның 25 - 27 мартында “Импортны алыштыру шартларында бәрәңге һәм яшелчә үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча агрономнар өчен укулар уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International