Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Саба һәм Теләче муниципаль районнарының авыл эшкуарлары белән очрашуларда катнаштылар

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнарында авыл эшкуарлары белән очрашулар узды. Алар әңгәмәләр рәвешендә барды.

Бу чараларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән министрның икътисад буенча урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.

Очрашулар Татарстан Республикасында эшкуарлыкка ярдәм итү, аны үстерү, эшкуарларның хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган иде.

Ришат Хәбипов ике муниципаль районда да гаилә терлекчелек фермалары һәм Татарстан Республикасы АПКсын үстерүдә аларның өлеше турындагы нотык белән чыгыш ясады.

2015 елның 12 мартына Татарстанда 1093 гаилә фермасы бар, алардан 469 — югары технологияле фермалар, шуларның яртысы сөтчелек юнәлешендә. 138 ферма төзелеп килә.

Саба муниципаль районында 36 гаилә фермасы бар, шул исәптән 24 - югары технологияле. Тагын гаилә фермасы төзелә.

Татарстан Республикасы бюджетыннан төзүгә (реконструкцияләүгә) чыгымнарны каплауга 11,2 млн. сум субсидия бүлеп бирелде, муниципаль бюджеттан, килешүләр имзаланган булса да, ярдәм күрсәтелмәгән.

14 КФХ «Яшь фермерларга ярдәм итү” һәм “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программалары буенча 24,5 млн. сумга грантлар алган.

Гаилә фермаларында 654 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 146 сыер, 789 баш сарык, 99 баш кәҗә, 92баш ат, 410 умарта күче.

0,7 мең га җир эшкәртелә, 38 авыл кешесе эш белән тәэмин ителгән.

2014 елда район фермерлары тарафыннан 420,7 тонна ит җитештерелгәнсую өчен әзерләнгән – 474,9 тонна (2013 елга карата 96,3%), 4003,2 тонна сөт савылган (2013 елга карата 145,8%), терлекчелек продукциясеннән гомуми табыш - 115,2 млн. сум.

Кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 2006-2014 елларда район авылларында яшәүчеләргә 1156,9 млн. сумга 4,8 меңкредит бирелгән, шул исәптән 2014 елда – 291,6 млн. сумга 1030 кредит (2013 елга карата 133%). Халыкка кредитлар буенча түләнгән процентларны каплауга 73,6 млн.сум субсидия бирелгән.

Сыерларның баш санын саклап калуга ярдәм итү өчен 2014 елда 1 сыерга 2000 сум исәбеннән 5,4 млн. сум субсидия бирелгән.

Районда авыл хуҗалыгы продукциясен сату, әзерләү һәм эшкәртү буенча 8 СПК төзелгән.

2014 елда Татарстан кулланучылар берлегенең әзерләү оешмалары тарафыннан халыктан ит һәм сөт рәвешендә 42,4 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алынган.

СФХны үстерү рейтингы күрсәткече буенча район 2 нче урында тора (155 балл), Татарстан Республикасы буенча – 64 балл.

Теләче муниципаль районында 31 гаилә фермасы бар, 25 гаилә фермасы төзелү стадиясендә. Татарстан Республикасы бюджетыннан төзүгә (реконструкцияләүгә) чыгымнарны каплауга 10,4 млн. сум субсидия бүлеп бирелде, муниципаль бюджеттан - 10,1 млн. сум.

12 КФХ «Яшь фермерларга ярдәм итү” һәм “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программалары буенча 17,2 млн. сумга грантлар алган.

Гаилә фермаларында 510 баш эре мөгезле терлек исәпләнәшул исәптән 185 баш сыер, 886 сарык, 109 ат.

1,4 мең га җир эшкәртелә, 52 авыл кешесе эш белән тәэмин ителгән.

2014 елда район фермерлары тарафыннан 240,1 тонна ит җитештерелгәнсую өчен әзерләнгән – 239,4 тонна (2013 елга карата 76,6%), 2774,4 тонна сөт савылган (2013 елга карата 126,8%), терлекчелек продукциясеннән гомуми табыш - 61 млн. сум.

Кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 2006-2014 елларда район авылларында яшәүчеләргә 637,1 сумга 3,1 мең кредитбирелгән, 2014 елда – 123,8 млн. сумга 440 кредит (2013 елга карата 100,9%). Халыкка кредитлар буенча түләнгән процентларны каплауга 54,2 млн.сум субсидия бирелгән.

Сыерларның баш санын саклап калуга ярдәм итү өчен 2014 елда 1 сыерга 2000 сум исәбеннән 3,7 млн. сум субсидия бирелгән.

Районда авыл хуҗалыгы продукциясен сату, әзерләү һәм эшкәртү буенча 3 СПК төзелгән.

2014 елда Татарстан кулланучылар берлегенең әзерләү оешмалары тарафыннан халыктан ит һәм сөт рәвешендә 135,3 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алынган.

СФХны үстерү рейтингы күрсәткече буенча район 12 нче урында тора (81 балл), Татарстан Республикасы буенча – 64 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International