31 марттан 3 апрельгә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә КФХ башлыклары “Икътисад һәм авылда эшкуарлыкны оештыру” программасы буенча укулар узалар.
Укулар барышында КФХ башлыклары, хезмәт турындагы законнарга кергән үзгәрешләрне исәпкә алып, хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу өлеәсендәге сорауларга җаваплар, ВТО һәм икътисадый санкцияләр, импортны алыштыру шартларында авыл икътисадының нәтиҗәлелеген һәм конкуренциячеллеген арттыру буенча күрсәтмәләр алачаклар.
Фермерлар алдында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе белгечләре, агробизнес институты галимнәре чыгыш ясаячак. Алар, 2015 елның 1 мартыннан үз көченә кергән җир законнарына үзгәрешләрне исәпкә алып, КФХ өчен җирләр бүлеп бирү проблемалары турында, кече хуҗалыкларда терлекчелекне үстерү, игенчелектә ресурсларны саклау технологияләрен куллану, сөт җитештерүнең һәм башка терлекчелек продукциясенең үзкыйммәте калькуляциясе турында, авыл хуҗалыгы хайваннарының һәм кошларының сәламәтлеген һәм продуктлылыгын арттыру өчен дару препаратлары һәм азык катнашмалары куллану, продукция сыйфатын, аны эшкәртүне һәм сатуны яхшырту ысуллары турында сөйлиячәкләр.
Шулай ук фермер хуҗалыкларында бухгалтерлык исәбен оештыру, салым түләү, КФХ эшендә мәгълүмати технологияләр куллану, бюджет ярдәме, 2015 елда авыл территорияләрен социаль үстерү, КФХларны кредитлау мәсьәләләре буенча да фикер алышулар булачак.
Яшь фермерларга кече бизнеска ярдәм итү буенча республика программаларында катнашу өчен бизнес-планнар эшләү турында сөйлиячәкләр.
Укулар барышында предприятиенең имиджын булдыру, эшлекле мөнәсәбәтләр һәм нәтиҗәле аралашу психологиясе, ачык чыгышлар ясау күнекмәләре турындагы мәсьәләләр дә каралачак.