“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә бу елның 25 - 27 мартында “Импортны алыштыру шартларында бәрәңге һәм яшелчә үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” программасы буенча агрономнар өчен укулар уздырыла.
Укуларны үткәрүдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Виталий Новичков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, аның ведомтвосындагы оешмаларның башка белгечләре, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының авыл хуҗалыгы биотехнологиясе бүлеге җитәкчесе Фәния Җамалиева, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге селекциясе лабораториясе мөдире Зенон Сташевски, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт аграр университетының (КДАУ) гомуми игенчелекүсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы мөдире Радик Сафин, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, КДАУның үсемлекчелек һәм яшелчәчелек кафедрасы мөдире, профессор Владимир Владимиров, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалының орлыкчылык буенча җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, «Майский» теплица комбинаты” ҖЧҖ директоры урынбасары Искәндәр Мозаффаров, ТИПКА укытучылары һәм белгечләре Владимир Фомин, Айдар Нигъмәтҗанов, Элеонора Хафизова, Илгизәр Гайнетдинов, Илһамия Миңнеәхмәтова, КФХ башлыклары һәм башкалар катнашачак.
Әлеге курсларны авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, агрофирмаларның агрономнары узачак - барысы 50 кеше.
Укулар барышында тәбәнләге мәсьәләләр яктыртылачак:
- Татарстан Республикасында бәрәңгечелек тармакларының торышы һәм бәрәңгенең тотрыклы җитештерелүен булдыру;
- карантин объектлары һәм аларга каршы чаралар;
- бәрәңгене һәм яшелчәләрне яклау системасы, биопрепаратлар;
- туфрак эшкәртү, утырту һәм җыю машиналары системасы;
- технологик аудит һәм чәчүлекләр мониторингы;
- бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерү, аларны саклау, эшкәртү һәм транспортировкалауның заманча технологияләре;
- «Майский» теплица комбинаты” ҖЧҖ һәм башка КФХлар үрнәгендә яшелчәләрне якланган грунтта үстерү тәҗрибәсе.