“Зөфәр Мөхәммәтшин” КФХның сөтчелек фермасында ике елдан артык инде сыерлар савуны 4 робот башкара. Роботлаштырылган сөтчелек фермасында 250 сыердан һәркөнне югары сыйфатлы 6,2 тонна сөт алалар, бу - хуҗалык буенча тәүлеклек савымның 70%ын тәшкил итә. Өч оператор сменалап эшли. Операторның эш режимы: беренче сменада - иртәнге сәгать 6дан 13 сәгатькә кадәр. Оператор көтү белән идарә итә, сыерларның асларын чистарта, яңарта, сыерларны саварга кертә, компьютерда эшли. Һәр чәршәмбедә фермада санитар чистарту һәм җайланмаларны юуу башкарыла. Операторларның хезмәт хакы айга 20-30 мең сумнан артыграк.
Сыерлар фермада бәйләмәгән килеш ел дәвамында тотыла, ферманың идәннәре сыеклык агып чыга торган итеп аралап ясалган, резина келәмнәр җәелгән. Терлек азыгын болгату һәм бүлүне миксер ярдәмендә башкаралар. Азык күп бирелә - күпьеллык үләннәрдән югары сыйфатлы сенаж, кукуруз силосы. Азык катнашмасын әзерләгәндә бер сыерга өч килограмм исәбеннән бөртекле фураж өстәлә. Робот ярдәмендә сауганда тагын автомат рәвештә бер литр сөткә 280 гр. бөртекле фураж өстәлә. Сыерлар алдында минераль азык һәм “НПИ Биопрепараты” ҖЧҖ тарафыннан әзерләнгән 22 төрдән торучы “Хәзинә” микроөстәлмәләре кирәк кадәр тора.
Сыерларга азыкны махсус робот бирә. Абзардагы чисталыкны зур булмаган ике робот тәэмин итә. Сыерлар мондый фермада үзләрен яхшы хис итәләр. Алар бик чиста. Компьютер күрсәткечләре буенча, 26 мартка әлеге хуҗалыкта бер сыердан уртача тәүлеклек савым 44,9 кг тәшкил итә, сыерлар биш мәртәбә савыла. Даниядән кайтарылган сыердан тәүлеклек савым, шулай ук биш мәртәбә савудан - 40,2 кг. Бүгенге көндә Даниядән кайтарылган 100 савым сыеры һәм шул хуҗалыкның бозауларыннан үстерелгән 140 сыер бар.
400 башка исәпләнгән бозаулар абзарында да яңа технологияләр кертелде. Бозауларны ашату өчен автоматлар куллану, шулай ук эре мөгезле яшь терлекләрне тоту технологиясен үзгәртү нәтиҗәсендә терлекчеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеге һәм яшь терлекләрнең сакланышы күпкә артты. Элек терлекләрне 10 терлекче караган булса, хәзер алар 3кә калды.
Саба районында роботлаштырылган сөтчелек фермаларын алга таба да арттыруны исәпкә алып (бүген мондый фермалар 4 һәм аларда 12 робот), роботларга техник хезмәт күрсәтү буенча “Агроробот” ҖЧҖ” офис үзәге төзелде.
Роботлар ике ел эшли, шул чорда аларның ватылганы булмады. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракка резерв электр белән тәэмин итү чыганагы бар. “Агроробот” ҖЧҖ” сервис үзәге Татарстан Республикасының башка районнарының роботлаштырылган сөтчелек фермаларына да хезмәт күрсәтә ала. Техник хезмәт күрсәтү шгартнамә нигезендә башкарыла.
КФХ башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин фикеренчә, бүген сыерлар саву өчен роботлардан файдалану аз санда кешеләр катнашында югары сыйфатлы күп сөт алу мөмкинлеген бирә. Бу – сыерлар савуның иң заманча технологиясе. Сыерларны робот ярдәмендә саву аларга стресс тудырмыйча, табигый ысул белән башкарыла. Һәр сыерга аерым система кулланыла.
Бер робот көнгә 60-70 сыерга хезмәт күрсәтә ала.
Мондый технологияне зур булмаган фермер хуҗалыкларында да, шулай ук эре сөтчелек хуҗалыкларында да уңышлы кулланырга мөмкин.