Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә республика территориясендә органик җитештерүне оештыру һәм үстерү эшен алып бара. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең әлеге төре минеральазот ашламаларын, синтетик гербицидларны, фунгицидларны, инсектицидларны һәм башка пестицидларны, синтетик регуляторларны кулланмау, шулай ук культивацияләүнең һәм җирләрне эшкәртүнең туфрак составы сыйфатын һәм туфракның биотөрлелеген ныгыта торган ысулларын куллану белән башка төрләрдән аерылып тора.
Республика территориясендә органик продукция җитештерү һәм сатуны арттыруга ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында Органик (экологик чиста) продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет (алга таба - Иҗтимагый совет) төзелде.
Бүген Иҗтимагый совет эше кысаларында республика территориясендә органик җитештерүне (үсемлекчелекне) оештыруда катнашырга теләүче һәм планлаштыручы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре исемлеге төзелә. Шул исемлеккә кергән хуҗалыклар территорияләрендәге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне органик продукция җитештерү өчен сайлап алу максатында аларның экологик торышын бәяләү түләүсез башкарыла.
Иҗтимагый совет республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен республика территориясендә органик продукция җитештерүне оештыруда катнашырга чакыра.