Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының 2015 елның 26 гыйнварындагы 10/2-пр номерлы “2015 елның 31 гыйнварыннан авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату ярминкәләрен уздыру турында”гы Боерыгына Министрның 2015 елның 25 мартындагы Боерыгы белән үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан һәм Чаллы шәһәрләре халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру срокларын озайту турында күрсәтмә бирде. Яңа документ нигезендә бу шәһәрләрдә ярминкәләр тагын агымдагы елның 4 һәм 11 апрелендә дә булачак.