Иртәгә, 28 мартта, шәһәрнең 9 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ике мәйданчыкта: “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7 йорт, “Дәрвиш” базары территориясендә) оештырыла.
Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы продукциясен “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйданда сатып алырга мөмкин булачак (Адоратский ур., 21).
Казанның Авиатөзелеш районында, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда (Дементьев ур., 39 йорт), республиканың муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән товар җитештерүчеләр үз продукциясен сатачак.
Шәһәрнең Мәскәү районында, Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, ("Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә) шулай ук чагыштырмача арзанрак бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Киров районы халкына авыл хуҗалыгы продукциясен "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) сатып алырга мөмкин булачак.
Казанның Вахитов районында ярминкәләр өч мәйданчыкта узачак: Чехов базары артында Достоевский урамы буенча, Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында һәм Борһан Шаһиди ур., 24 йорт (үзәк базарның ачык мәйданчыгында).
Исегезгә төшерәбез, Казан һәм республиканың башка шәһәрләре халкын түбәнрәк бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру срокларын 11 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул ителде.