Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә Мәскәүдән килгән күренекле галимнәр катнашында фәнни-гамәли киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешеләрнең иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, КДВМА ректоры, профессор Галимҗан Кәбиров һәм башкалар катнашты.
Татарстан йод белән баетылган азык-төлек продуктлары чыгару буенча ышанычлы адымнар ясый. Функциональазык-төлек продуктларын җитештерү өчен авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын тукландыруда инновационтехнологияләрдән файдалану турындагы нотык белән ВНИИТИП директоры, РФА академигы Владимир Фисининчыгыш ясады. Нотыкчы, әлеге юнәлеш буенча эш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе, РФА академигыГеннадий Онищенко катнашында дәвам итәчәк, дип ышандырды, ә ул үзе Казанга объектив сәбәпләр аркасында килә алмаган. Владимир Фисинин дөнья күләмендә азык-төлек продуктларын йод белән баетуга һәм авыл хуҗалыгыхайваннарының рационында минераль комплекслар куллануга җентекләбрәк тукталды. Аның сүзләреннән күренгәнчә, соңгы елларда Россия дә бу процесска кушылган. Мәсәлән, 2015 елда Россия Федерациясе кош ите җитештерү буенча АКШ, Кытай һәм Бразилиядән соң дүртенче урында тора. Нотыкчы шулай ук, милләтне савыктыру өчен ел саен 500 мең тонна йод белән баетылган тоз кирәк, дип билгеләп үтте. Ә бу продуктның реалькүләме бүген бары тик кирәкле норманың 40 %ын гына тәшкил итә. Владимир Фисинин бер ел элек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы турында сөйләде. Президент ул чакта Татарстанда калкансыман биз авыруының күп булуы хакында борчылып сөйләгән. Бу авыру белән ешрак хатын-кызлар авырый. Шуңа бәйле рәвештә, Владимир Фисинин бүген чыгыш ясаганда, Татарстан башка Россия Федерациясе төбәкләре белән беррәттән милләтне савыктыру проектына кертелде, дип ышандырды. Беренче чиратта, бу чара азык-төлек продуктларын йод белән баетуны күздә тота. Аның әйтүенчә, чит илләрдә инде күптәннән кош итен һәм йомыркасын җитештерүдә йод кулланалар. Татарстанда калкансыман биз авыруларын дәвалау өчен бу тәҗрибә шулай ук кулланыла. Бу юнәлештә «Ак Барс холдинг» ААҖ һәм «Ак Барс» кошчылык комплексының Лаеш филиалы ышанычлы адымнар ясыйлар, бройлер тавыкларының азыгына беренче тәүлектән башлап йод өстиләр. Нотыкчы шулай ук, Татарстанда терлекчелек продукциясен – ит һәм сөтне йод белән баета башладылар, дип әйтте.Владимир Фисинин бу өлкәдә инновацион технологияләрне гамәлгә кертүне тизләтергә кирәк дигән теләк белдерде.«Кулланучыларга функциональ азык-төлек продуктлары кирәк. Милләтнең сәламәтлеген ныгытуда һәрберебез катнашырга тиеш, – дип, нәтиҗә ясады ул.
Киңәшмәдә шулай ук Тукландыру институты директоры, РФА академигы Виктор Тутельян һәм Мәскәүдән килгән башка галимнәр чыгыш ясады.