Казанда һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 11 апрельгә кадәр озайтыла

2015 елның 28 марты, шимбә

Татарстан Республикасында азык-төлек базарындагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

Николай Титов хәбәр итүенчә, ваклап сатудагы продукциянең ассортименты шактый күп, төп азык-төлек продуктларына бәяләрнең тотрыклануы да күзәтелә.

Росстат күрсәткечләренә караганда, 2015 елның февралендә Татарстан азык-төлек продуктларының минималь җыелмасы буенча Идел буе федераль округы (ИФО) төбәкләре арасындагы рейтингның уртасында, ягъни 8 урында(3427 сум) булган. Саратов өлкәсендә минималь күрсәткеч - (3169 сум), иң кыйммәтле продукт җыелмасы Самара өлкәсендә - (3740 сум).

Николай Титов сүзләре буенча, Казан Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләре арасында азык-төлек продуктларының арзанлыгы буенча иң алда бара. Мәсәлән, бодлай оны, майлылыгы 2,5%лы сөт, көнбагыш мае, каймак, сыер мае, 1 сортлы оннан пешерелгән ипи һәм күмәч әйберләре, сырлар, тавык йомыркасы буенча без беренче урында торабыз, диде ул.

2015 елның мартында кайбер продуктларга: помидорга, шикәр комына, 1 сортлы оннан пешерелгән ипигә һәм күмәч әйберләренә, алмага бәяләрнең төшә башлавы күзәтелә. Шулай ук карабодай ярмасына, тавык йомыркасына, дуңгыз итенә, каймакка, кыярга, майлылыгы 2,5%лы сөткә, тавык итенә дә бәяләр әкренләп төшә башлады.

Азык-төлек продуктларына бәяләрне тотрыкландыру максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы елның 17 гыйнварыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруны яңадан башлап җибәрде һәм алар 11 апрельгә кадәр озайтыла. Казанда ярминкәләр – 9 мәйданчыкта, Чаллыда 2мәйданчыкта уздырыла.

Ә ярминкәләр уздыруны шуннан соң дәвам итү азык-төлек базарындагы вәзгыятьтән чыгып каралачак.

Николай Титов билгеләп үткәнчә, ярминкәләрдә бәяләр сәүдә нокталарындагыга караганда 10-50%ка кимрәк. Ярминкәләрдә ит, сөт, йомырка, яшелчәләр, он, шикәр комы, кош ите һәм башка товарлар сатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International