ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанстат белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы икътисады буенча 2015 елның 9 аенда уртача хезмәт хакы 28,6 мең сум тәшкил итә

11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
9-10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.
Республикада 2015 елга яшелчә-бәрәңгесаклагычларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру тәмамланды. Татарстан Республикасының 15 муниципаль районында 36 яшелчә-бәрәңгесаклагычка ремонт ясалды.
Балтач муниципаль районының «Сосна» ҖЧҖендә машина-трактор паркында түбәндәге электр-монтаж эшләре башкарылды: кабельләр, рубильниклар, яктырткычлар, розеткалар алмаштырылды, энергияне аз сарыф итә торган 36В трансформатор җайланмасы һәмяктырткычлар урнаштырылды.

10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Инновацияләр кертү  кошчылыкның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру, аны тышкы базарларга чыгару шартлары» темасына кошчыларның Бөтенроссия икътисадыйфорумының пленар өлеше узды.
10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «Свияга» ҖЧҖ базасында техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү һәм сату күләме буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң алда баручылардан санала.
Кичә, ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында техника ремонтлау һәм импортны алыштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән милек итеп рәсмиләштерелгән (рәсмиләштерү срогына бәйсез рәвештә) җирләрне ызанлау өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына һәм шәхси эшкуарларга билгеләнгән тәртип нигезендәсубсидияләр бирелә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 31 октябрендәге 874 номерлы карары, 2014 елның 26 декабрендәге 1522 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән; ТР МКның 2015 елның 26 февралендәге 120 номерлы карары, ТР МКның 2015 елның 14 августындагы 590 номерлы карары редакциясендә).
Сишәмбе көнне, 10 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (1 кат, актлар залы«Инновацияләр кертү  кошчылыкның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру, аны тышкы базарларга чыгару шартлары» темасына кошчыларның Бөтенроссия икътисадый форумының пленар өлеше узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International