Гадәттәгечәз, узган ялларда Татарстанда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Продукцияне һәм товарларны республиканың төрле муниципаль районнарыннан фермерлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килде.
Бүгенге көндә Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү дәвам итә. “Август-Теләче” агрофирмасы яңа сезон алдыннан комбайннар паркын киңәйтте. Өч авыл хуҗалыгы машинасы партиясе составында Габдулла Тукай исемендәге РСМ 161 эксклюзив моделе дә кайтарылды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖендә булды. Ул анда Илшат Ганиевка бюст кую һәм «Майский» теплица комбинаты тарихы музеен ачу тантанасында катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы көрәш буенча иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр советының VIII утырышы узды.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында агросәнәгать комплексы өлкәсен цифрлы трансформацияләүнең динамик рейтингын оештыру йомгаклары буенча видео-конференц-элемтә форматында киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Татарстанның берьюлы ике югары уку йорты - Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары 2024/2025 уку елында Россельхозбанктан исемле стипендияләр алачак. Тулаем ил буенча укучы яшьләргә ярдәм программасы 70 мәгариф учреждениесендә 437 кешене колачлый.
Казан дәүләт аграр университеты базасында «Халыкара логистика һәм агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» темасына квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа ачылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга, товар һәм нәселле таналар сатып алуга һәм сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә 2024 елның 20 ноябреннән 4 декабренә кадәр өстәмә рәвештә гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты җитештерә торган катык 2024 елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсында җиңүче булды. Продукт барлык сынауларны да уңышлы узды һәм «Азык-төлек товарлары» номинациясе лауреатлары арасына керде.
Илнең 11 төбәгеннән 120 яшь аграрий Казанда «Робосело» бөтенроссия фәнни-технологик форумына җыелды, ул югары технологияле заманча агросәнәгать җайланмалары белән эшләү өчен күнекмәләр җитмәүне киметүгә юнәлдерелгән.