Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖендә булды. Ул анда Илшат Ганиевка бюст кую һәм «Майский» теплица комбинаты тарихы музеен ачу тантанасында катнашты.
Илшат Ганиев 2023 елның 23 ноябрендә 70 яшендә кинәт вафат булды. Ул Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ генераль директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты иде.
“Якын кешебез, легендар җитәкчебез һәм генераль директорыбыз вафат булган көннән бер ел узып та китте. Илшат Газыйм улы уникаль шәхес һәм бик камил кеше иде. Ул коллективның язмышын 10-15 елга алдан күзаллап эшли иде. Андый кешеләр бик аз, әмма андыйларның булуы бик мөһим. Комбинатның бер квадрат метр мәйданда иң югары һәм гәтиҗәле уңыш күрсәткечләренә ирешүе юктан гына түгел”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
“Нәкъ бер ел элек Илшат Газыйм улы Ганиев вафат булды. Аның бөтен эшчәнлеге, кыенлыкларга да карамастан, үзең яраткан, кешеләргә кирәкле һәм илнең авыл хуҗалыгы өчен бик мөһим булган эшне ныклы ышаныч белән башкарып булганлыгын раслый. «Майский» теплица комбинаты тарихы музее ачылу һәм Илшат Газыйм улы Ганиевка бюст кую - зур вакыйга. Илшат Газыйм улының исемен мәңгеләштереп, бюст яныннан үткән саен без аңа үзебезнең ихтирамыбызны һәм хөрмәтебезне күрсәтәчәкбез”, - диде Ленар Гарипов.
Илшат Ганиев үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген “Майский” хуҗалыгына һәм үзебезнең теплица яшелчәчелеген үстерүгә багышлады, инновацион һәм фәнни казанышлар кертте, продукция ассортиментын киңәйтте, югары квалификацияле кадрлар тәрбияләде.
Илшат Ганиев илебез аграрийлары арасында беренчеләрдән булып комбинат территориясендә биш катлы алты күпфатирлы йортан торган ведомство торак комплексы төзеде. Шуның белән бергә спорт комплексы, сквер, музыкалы фонтан, беседкалар һәм ял паркы төзеде. Әлеге чаралар комбинат хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре өчен заманча иҗтимагый киңлек булдырырга мөмкинлек бирде.
«Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖенең И.Г. Ганиев исемендәге тарих музеенда авыл хуҗалыгы коралларының, техникасының бай коллекциясе, уникаль архив фотосурәтләре һәм теплица комбинатының күренекле нәтиҗәләр өчен алган бүләкләре тупланган. Музейның төп бурычы - якланган грунтта яшелчә җитештерүче иң эре предприятиенең эшчәнлегенә бәйле объектларны җыю, саклау һәм өйрәнү.