Татарстанда унберенче авыл хуҗалыгы ярминкәсенә йомгаклар ясадылар

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Гадәттәгечәз, узган ялларда Татарстанда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Продукцияне һәм товарларны республиканың төрле муниципаль районнарыннан фермерлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килде.

11 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 861,9 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 5927,0 тонна яшелчә, шул исәптән 3598,7 тонна бәрәңге, 191,5 тонна үлчәүле сөт, 493,4 тонна шикәр, 1921,1 мең данә тавык йомыркасы, 866,6 тонна ит, шул исәптән 485,2 тонна сыер ите.

Ярминкәләр уздыру өчен 10 269 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Татарстан фермерларының натураль продуктларын базарныкыннан түбәнрәк бәяләрдән 29 декабрьгә кадәр һәр ял көннәрендә сатып алырга мөмкин.

Төбәк ярминкәләре Татарстан Республикасы фермерларына җитештерү күләмнәрен арттырырга һәм төбәктә яшәүчеләргә сыйфатлы натураль продукция сатуны җайга салырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International