Казан дәүләт аграр университеты базасында «Халыкара логистика һәм агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» темасына квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа ачылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Әлеге программа икътисадый, исәп-хисап-финанс, маркетинг хезмәтләре хезмәткәрләрен, АПК оешмалары җитәкчеләрен, логистларын, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлек һәм дөньякүләм аграр базарларда халыкара сәүдә өлкәсендә КФХ әгъзаларын яңача һөнәри әзерләү өчен каралган.
Катнашучылар программа кысаларында авыл хуҗалыгы бизнесының катлаулы бурычларын нәтиҗәле хәл итү өчен заманча менеджмент инструментларыннан файдаланырга, үзебезнең һәм чит ил базарларында аграр продукцияне нәтиҗәле маркетинглау күнекмәләрен кулланырга өйрәнәчәкләр.
«Бу елның елның ноябренә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме агымдагы бәяләрдә 364,2 млн доллар тәшкил итә. Агросәнәгать комплексы продукциясен тышкы икътисадый эшчәнлектәге 258 катнашучы дөньяның 52 иленә экспортлый», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
«Хәләл» стандарты буенча комитет рәисе Габбас Шляпошников “Хәләл” продукция экспортын үстерү перспективалары темасына кагылды.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстаннан «Хәләл» продукциясе экспорты күләме 11 млн доллар тәшкил итә. Татарстанда 20дән артык компания “Хәләл” продукция экспортлау буенча эш алып бара. Ә Татарстан Республикасыннан әлеге продукцияне төп кулланучылар - Фарсы култыгы, Таможня берлеге һәм Төньяк Африка илләре.
Экспортка ярдәм үзәге директоры Альбина Гергерт агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау буенча кече эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.