Татарстаннан 12 студент РСХБ стипендиатлары булды

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның берьюлы ике югары уку йорты - Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары 2024/2025 уку елында Россельхозбанктан исемле стипендияләр алачак. Тулаем ил буенча укучы яшьләргә ярдәм программасы 70 мәгариф учреждениесендә 437 кешене колачлый.

Россельхозбанкның стипендия программасы аграр югары уку йортларының талантлы студентларына һәм аспирантларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Кандидатларны сайлаганда аларның укуда өлгереше, конференцияләрдә, күргәзмәләрдә, семинарларда, форумнарда катнашуы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге исәпкә алынган. Нәтиҗәдә, яхшылардан иң яхшылары 2024/2025 уку елына исемле сертификатларга ия булдылар. 2024-2025 уку елында аграр белгечлекләр студентлары өчен айлык стипендия күләме 15 мең сум каралган, аспирантлар өчен –20 мең сум.

“Банк инде күп еллар Татарстанның аграр юнәлештәге мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә. Алар ярдәмендә бездә брендлы аудитория барлыкка килде, кампус проекты гамәлгә ашырыла, яшьләр исемле стипендияләр алалар”, – диде Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов. 

“Исемле стипендия - ул безнең студентларга бик җитди ярдәм. Бу финанс ярдәме генә түгел, ә яшьләребезнең уңышларына югары бәя бирү, аларның казанышларын һәм эш перспективаларын, киләчәккә омтылышларын тану”, - дип ассызыклады үз чиратында Казан дәүләт аграр университетының беренче проректоры Марат Кәлимуллин.

“Без АПК өчен белгечләр әзерләү буенча белем бирү программаларына зур игътибар бирәбез. Исемле стипендияләр - бу эшнең мөһим өлеше. Кандидатларны сайлаганда без укучы яшьләрнең белем дәрәҗәсен, аларның актив иҗтимагый позицияләрен исәпкә алабыз. Безнең программа һәм финанс ярдәме аларга иң кыю планнарын тормышка ашырырга ярдәм итәчәгенә ышанабыз.  Безнең өчен бу - киләчәккә инвестицияләр.

Белем алып, квалификацияле белгечләр булгач, бу яшьләрнең АПКны үстерүдә актив катнашуларына ышанабыз”, - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International