Бүгенге көндә Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү дәвам итә. “Август-Теләче” агрофирмасы яңа сезон алдыннан комбайннар паркын киңәйтте. Өч авыл хуҗалыгы машинасы партиясе составында Габдулла Тукай исемендәге РСМ 161 эксклюзив моделе дә кайтарылды.
Ростсельмаш 95 еллык юбилее алдыннан исемле техника партиясен чыгарды. 95 агромашина Россия тарихында якты эз калдырган эшлеклеләр хөрмәтенә аталган, алар арасында - бөек космонавтлар, талантлы шагыйрьләр һәм композиторлар, танылган галим-селекционерлар һәм башкалар. Компания геройларның биографияләре механизаторларга шәхси хезмәт казанышларына кызыксындыру булыр дип өметләнә.
Һәр төбәк өчен үз герое сайланган. Татарстан Республикасы өчен әзерләнгән комбайн татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган. Ул тарихка милли шигърият мәктәбенә, татар әдәби әкиятләренә нигез салучы һәм Байрон, Гейне, Шиллер әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче буларак кереп кала.