Ленар Гарипов Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы көрәш буенча иҗтимагый оешмалар советының VIII утырышында булды

2024 елның 22 ноябре, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы көрәш буенча иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр советының VIII утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлеге башлыгы Алмаз Галимҗанов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Катнашучыларга Татарстанда коррупцион статистика турында сөйләделәр, ә иҗтимагый оешмалар вәкилләре үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр турында экспертлар белән фикер алыша алдылар.

«Татарстанда аграр тармак бюджет ярдәме күрсәтелү буенча һәрвакыт өстенлекле юнәлештә булды, шуңа күрә безнең Министрлыкның, аның структур бүлекчәләренең, авыл хуҗалыгы оешмаларының игътибары бюджеттан бирелүче һәр сумның нәтиҗәле файдаланылырга тиешлегенә юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Форум кунаклары Татарстанда коррупция мәсьәләсенең кискен торуын таныйлар. Халык бу проблема турында начар хәбәрдар.  

Форумда шулай ук шундый җинаять өчен дәүләт хезмәтеннән мәхрүм итү турындагы мәсьләләрне күтәрделәр һәм, әгәр масштаблы коррупциячел схема фактлары ачылса, хәтта үлем җәзасына тартырга мөмкин булуы турында да фикерләр әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International