Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты җитештерә торган катык 2024 елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсында җиңүче булды. Продукт барлык сынауларны да уңышлы узды һәм «Азык-төлек товарлары» номинациясе лауреатлары арасына керде.
Шуны әйтергә кирәк, катык – татар гастрономия культурасының аерылгысыз өлеше. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) җитештерүендә катык әзерләү процессында сөт кайнарлатыла, әмма кайнатып чыгарылмый, ә пар белән пешекләнә һәм, әкренләп, майлырак була барып һәм куера төшеп, суның өчтән бер өлеше юкка чыга. Процесс тәмамлангач, аңа сөт микроорганизмнарының оеткысы өстәлә. Шулай итеп, традицион технологияләрне саклап калып, комбинат чып-чын натураль һәм файдалы продукт тудыра.
«Очень важная корова» сәүдә маркасының да дүрт продукты азык-төлек категориясе дипломантлары булдылар, болар: кура җиләге белән йомшак эремчек, манго белән йомшак эремчек, майлылыгы 72,5%лы атланмай һәм майлылыгы 5%лы эремчек. Предприятиеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында декабрьдә узачак.
Конкурс ел саен ике этапта уздырыла. Беренчесе «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» төбәк программасында катнашуны үз эченә ала. Андагы җиңүчеләрне «Россиянең иң яхшы 100 товары» федераль проектында катнашуга кертүгә тәкъдим итәләр.