Илнең 11 төбәгеннән 120 яшь аграрий Казанда «Робосело» бөтенроссия фәнни-технологик форумына җыелды, ул югары технологияле заманча агросәнәгать җайланмалары белән эшләү өчен күнекмәләр җитмәүне киметүгә юнәлдерелгән.
Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина, Казан дәүләт аграр университетының инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев, Евразия һәм Кытай сәүдә палатасы департаменты директоры Шен Гофей катнашты.
“Студент яшьләрне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү, бигрәк тә авыл хуҗалыгына – илебезнең киләчәге өчен стратегик мөһим адым булып тора. Студентлар авыл хуҗалыгы отрядлары - аграрийларга ярдәм итү генә түгел, бу Россиянең азык-төлек иминлегенә керткән өлеш. Яшьләр җир эшләре буенча кыйммәтле тәҗрибә туплыйлар, авыл хуҗалыгының бөтен җәмгыять өчен әһәмияте турында беләләр һәм халыкны сыйфатлы һәм һәркем ала алырлык продуктлар белән тәэмин итүгә үз өлешләрен кертәләр. Бу эш кенә түгел, бу патриотик бурыч, чөнки тулаем илнең иминлеге уңышның сыйфатына һәм күләменә бәйле”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Студентлар авыл хуҗалыгы отрядлары эше уку процессының мөһим элементы булып тора, мондый ортядлар студентларга практик күнекмәләр һәм авыл хуҗалыгында эшләү тәҗрибәсе алырга мөмкинлек бирә.
Форум югары технологияле заманча агросәнәгать җайланмалары белән эшләү өлкәсендә квалификацияле кадрлар җитмәүнең актуаль проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән.
Форумда катнашучылар АПКның һөнәри үсешкә, практикалар алмашуга һәм стратегик сессиягә юнәлдерелгән алдынгы технологияләре булган мәйданчыкларда булдылар. Чара шулай ук партнерлар һәм предприятиеләр белән яңа элемтәләр булдыру өчен платформа булды, бу студотрядта катнашучыларга яңа мөмкинлекләр ача.
Форумның йомгагы буларак, студентлар авыл хуҗалыгы отрядларын үстерү һәм Татарстанның аграр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә студентларны эшкә урнаштыру өчен кадрлар әзерләү буенча юл картасы төзелде.
Итогом форума стало создание дорожной карты развития студенческих сельскохозяйственных отрядов и подготовки кадров для трудоустройства студентов в аграрные и сельскохозяйственные предприятия Татарстана.