2024 елның 22 декабренә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме агымдагы бәяләрдә 430,9 млн доллар тәшкил итте. Агросәнәгать комплексы продукциясен тышкы икътисадый эшчәнлектә 258 катнашучы дөньяның 56 иленә экспортлый. Экспортның төп өлеше май тармагы продукциясенә туры килә, бу юнәлештә әйдәүче предприятиеләр - «Казан май комбинаты» һәм «Эссен продакшн».
Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Олы Карамалы авылында елга 5000 тонна җитештерү куәте белән көнбагыш орлыкларын эшкәртү буенча май цехын төзү төгәлләнде.
Татарстан Республикасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында актив катнаша. 2024 елда әлеге программа буенча чараларны финанслауның гомуми күләме 5,3 млрд сум булды, шул исәптән: федераль бюджеттан - 3,9 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан - 909 млн сум, җирле бюджет акчалары - 22 млн сум, бюджеттан тыш акчалар - 495 млн сум, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы Президиумының Яңа ел алды утырышы һәм агросәнәгать комплексы ветераннарын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры исеменнән ветераннарны Яңа ел белән министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада шулай ук АПКның Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Бүген Казанда “Авыл хуҗалыгы химиясе” (“Сельхозхимия”) системасы оешуга 45 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.
Татарстанда, беренчел белешмәләргә караганда, барлык категория хуҗалыкларда, ашлык кукурузын да кертеп, 3 млн. 867 мең тонна ашлык җыелган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы ахуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый белешмәләр җиткерде.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты һәм Яңа ел чыршысыннан балаларның хыяллары язылган открыткаларны алды.
29 декабрьдә Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта бу елда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында вице-премьер Дмитрий Патрушев катнашында агросәнәгать комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү буенча оператив штабның чираттагы утырышы узды.