Авыл хуҗалыгы министрлыгының оперштабында АПКның тотрыклы эшләвен тәэмин итү турында фикер алыштылар

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында вице-премьер Дмитрий Патрушев катнашында агросәнәгать комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү буенча оператив штабның чираттагы утырышы узды.

Чарада шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, федераль ведомстволар вәкилләре һәм АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә төбәкләр башлыклары 2024 елгы урып-җыю кампаниясенә беренчел йомгакларны ясадылар һәм 2025 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында фикер алыштылар.

"Илебез агросәнәгате илнең азык-төлек иминлеген тулысынча тәэмин итә һәм экспорт йөкләмәләре үтәлешен гарантияли. Аңа ярдәм итүгә хөкүмәт узган ел 650 млрд сумнан артык акча бирде”, - дип билгеләде Дмитрий Патрушев.

“Төп мәсьәлә - ул алдагы сезонга, беренче чиратта, 2025 елгы чәчүгә әзерлек. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чәчүлек мәйданнары структурасы алдан формалаштырылды, шул исәптән яңа уңыш өчен 20 млн га көзге культуралар чәчелгән инде”, - диде вице-премьер.

Ул шулай ук, язгы кыр эшләрен башкарганда Россия селекциясе орлыкларына өстенлек бирергә кирәк, дип искәртте.

"Ташламалы кредит бирү аграрийлар өчен мөһим инструмент булып кала. Агымдагы төп ставкага карамастан, әлеге механизм эшләвен дәвам итә. 2024 елда аңа 330 млрд сумнан артык акча бирелде. 2025 елда кредит бирү күләмнәрен саклап калу планлаштырыла. Хөкүмәт Рәисе 2025 ел башында чәчү өчен генә әле яңа кредитларны субсидияләүгә 28 млрд сумнан артык акча бирүне килештерде", - дип ассызыклады Дмитрий Патрушев.

“Механизмга төзәтмәләр кертеләчәк: инвесткредитлау юнәлешенә дуңгызчылык кертелә, терлекчелекнең сөтчелек юнәлеше өчен өстенлек арта, ягъни аның өчен ставка түбәнрәк булачак”, - дип билгеләп үтте вице-премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International