29 декабрьдә Татарстанда бу елның соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2024 елның 27 декабре, җомга

29 декабрьдә Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта бу елда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көннән, 28 декабрь эш көне булганлыктан, 29 декабрьгә күчерелде.

Ярминкәләрдә һәрвакыт ит, тәмле авыл каймагы һәм үлчәүле сөт алырга, казылык эшләнмәләре, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр һәм үзебезнең аграрийлар җитештергән башка фермер продукциясе сатып алу мөмкинлеге була.

Ярминкәләр 14 сентябрьдә башланган иде, узган 22 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 1 млрд 614 млн сумлык продукция сатылган, шулардан 7127 тонна яшелчә, 397 тонна үлчәүле сөт, 911 тонна шикәр, 4 млн 218 мең данә тавык йомыркасы, 1754 тонна ит. Ярминкәләр уздыру өчен 19 000 берәмлектән артык транспорт җәлеп ителгән.

Киләсе ярминкәләрне алдагы елның мартында башлау планлаштырыла.

Әлеге чара "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проекты кысаларында тармакны үстерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International